Килмәгәнбез мәңгелеккә Сатып алып булса гомерне дә, Безгә тимәс иде бер көне дә... Эпиграф Ярый әле, китмәс өчен Килмәгәнбез мәңгелеккә. Шулай язган, җитәчәкбез Җавап көткән соңгы чиккә. Ничек кенә яшәр идек Гомер бакый изелеп без? Бу тормышны яратырга Омтылсак та өзелеп без, Тамчы-тамчы күз яшедәй Төшәчәкбез өзелеп без... Ахирәттә, шат халәттә Табарбыз, шәт, тигезлек без. Дөньялыкта – тар калыпта Кылсак әгәр изгелек без... Күк карары аяп тормый, Солтанмы син, әллә, колмы? Ришвәт алып, гөнаһлыны Җавапларсыз котылдырмый. Кем – җәннәткә, кем тәмугка Кертеләчәк, Аллаһ белә. Ярый әле, һәммәбез дә Кавышабыз үлем белән. Ничек мәңге түзәр идек Өнсез, телсез, курчак булып. Ярый әле, фанилыкка Килгәнбез тик кунак булып, Дип уйларга күнеккәнбез. Чакырылдык микән соң без? Тыйнакбызмы? Әллә инде Адашудан туган моң без... Коръән әйтә: «Куылганбыз Фанилыкка күк катыннан». Инде коры калмадыкмы, Ярлыкану канатыннан?.. Күпләребез азып-тузып, Азларыбыз сынау узып Җитәчәкбез соңгы чиккә. ...Ярый әле, китмәс өчен Килмәгәнбез мәңгелеккә. Айрат Суфиянов Шигъри альманахтан