Адашкан җаннар Дөньяда кайчан яшәп киттем соң? Үзгәрмәгән ул, шул ук кайгы, моң. Изелә һаман гади кешеләр, Сыртны умыра ерткыч тешлеләр. Авырлык белән сулыш алына. Җир өсте охшаш яу яланына. Меңнәрне көтә вакытсыз әҗәл. Тәмугта түгел, исән-сау Дәҗҗал. Кылычы һаман кисә башларны – Кая карама кабер ташлары. Ук-җәя кебек күкнең кашлары, Әллә безләрне шәфкатъ ташлады?.. Гөнаһлы – өстә, саваплы – аста. Гаделлек көткән йөрәгем хаста. Тәхеттә көлә мәкерле ялган, Чор алмасына корт оялаган. Туфракны ертып чыкмый тамырлар. Фидакярлекне кемнәр танырлар?.. Кайсыбыз даһи, анык төшенә? Ерткыч канунмы хәят төшендә? Булмаса нигә мәңгелек көрәш? Адәм адәмгә дошман вә көндәш. Без түгелбезме адашкан җаннар, – Җәннәт багыннан куылып чыкканнар? Сынау узганда, сынаттык тагын, Укып та тормый Галәм китабын Кешелек чайкый канда җан табын. Бәндәгә кирәк мул сыйлы табын. Кемне өндәргә: «Раббыңа табын!» Зина котыра, кабахәтлек тә. Дөреслек җимсез салкын читлектә. Кешеләр йөри кат-кат битлектә... ...Дөньяга килсәм, мең-мең елдан соң, Көтәрме мине шул ук кайгы, моң?.. Ни хакта җаным, белмим, җырларсың?.. Мөгаен кабат үксеп еларсың... Айрат Суфиянов