Ялкын каргышы Күзләр баеп, төссезләнеп калды, Көчсезләнде йөрәк кагышым. Тоймыйм кебек тамырларым буйлап Кайный-кайный каным агышын. Гөл үссенгә, көлем белән ашлап, Туган җирнең һәрбер карышын, Бу тормышны янып сөйгән өчен Алдыммы соң ялкын каргышын? Эзсез китү насыйп язмышыммы? Дигән соравымның элмәген Өзеп аттым... Һәм яңадан кидем Өметемнең ап-ак күлмәген. Вакытлыча томаланып торган Күгем, болытлардан котылып, Аязайганга да, күзләремнән Нәни чаткы чыкты сытылып. Чыкты да, ул мине алып менде Югарыга, җаным сагынган. Хәерхаһлы бәйсез язгы җилләр, Әнкәм сулышыдай назлы җилләр, Исә иде туган ягымнан. Тугайларга сеңгән тургай моңы Кайткан чакта балачагымнан, Кулларыма тотып, ут чәчәге, Балкый-балкый, кабат кабынам. Атлап киләм...Өлешемә тигән Көмешем, дип, ялкын каргышын. Кеше икәнемне исбатлапмы, Яшьнәп куйды йөрәк кагышым!? Шөкер итү тамырларга күчте, Салмакланды каным агышы. Ишетелде туган якка кайткан Ап-ак торналарның тавышы... Айрат Суфиянов Шигъри альманахтан