Элек... Хәзер…
1
Элек...
Гади кеше үз тәнем, дип, уйлаган
Кадерләгән иген иккән туфрагын.
Кайнар тынын ялгап яңа буынга
Кулыннан да төшермәгән урагын.
Урман, күлләр, саф чишмәләр, тугайлар,
Тау, үзәннәр, бар тереклек хакына
Яшәгән дә, киләчәкне күзаллап,
Кабатлаган: «Мул табыным чакыра!»
Имин көннәр туар, сабырлыгымның –
Төбе сары алтын, көтим чак кына».
Күпме шәхес зинданнарда интеккән,
Күпме халык ачлы-туклы көн иткән.
Ил чакыргач, яуга киткән, качмаган,
Җанын аяу юлына да басмаган.
Саклап ауган дошманнардан оясын,
Соңгы өнен яктылыкка юнәлтеп,
Сатмаган да Иман, Вөҗдан кояшын.
2
...Хәзер ничек? Килмешәкләр кинәнеп,
Көл иттеләр гөл-ышаныч дөньясын.
Гади кеше кимсетелә, изелә.
Авырса да, таба алмый дәвасын.
Аңлыймы соң үз илендә әллә ул
Бер кирәксез, сукбай булып авасын.
Кыяр-кыймас дәгъваласа өлешен,
Югарыда ишетмиләр дәгъвасын.
Ач күзлеләр, башбаштаклар сатачак
Акча өчен, хәтта, ирек һавасын.
Тиресеннән чыга язып, тырышкан
Гади кеше ил шәүкәте артсынга.
Бөкрәйгән шәүләсенә карый да,
Әллә үзен, әллә чорны ятсына.
Әйтегезче: « Ватанпәрвәр кайсыбыз?»
Җанны асрау безнең бөтен кайгыбыз.
3
Элек... Хәзер... Аермасы булса да,
Бичарасы – гади кеше, алданган.
Яшәешне коткаручы чыганак
Ургыласын тойганга да аңардан,
Мең елдан соң кабатланып тусам да,
Милли моңны саклый белгән анадан,
Гади кеше бар иткәнне сагынып,
Гасырларның карашында чагылып,
Җырым аша мин юллармын аңа дан!
Җаны өчен җәннәт сорап Алладан…
Айрат Суфиянов