5 нче апрельдә иҗат кичәм узды. Иҗат кичәмне оештыручы, Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе, күпкырлы Талант иясе, филология фәннәре кандидаты,халкыбызның олуг Шагыйре Кадыйр ага Сибгатуллин иҗатын җентекләп өйрәнгән, аның Шәхесенә олы бәһа биргән Шагыйрь, Прозаик, Композитор, Тукай премиясе лауреаты Факил абый Сафинга әйтеп бетергесез рәхмәтемне юллыйм. Баш хәрефләр белән язганыма гаҗәпләнмәгез. Үзе оештырды, кичәне дә чын мәгънәсендә эзлекле, эчтәлекле, җылы, кабатланмас моң , акыл, фәлсәфи хис белән үреп, югары дәрәҗәдә алып барды. Һәрберебезне танытырга тырышкан Факил абыйга Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәте яусын! 65 яшьлек юбилеем, рухи күгемдә онытылмаслык кояш балкып алган, ләйсән яңгыр яуган, ике катлы салават күпере чыгуны хәтерләткән гүзәл тәэсир калдырды. Иҗатымны тирән анализлап халкыбызга җиткергән ЗУУУР хәрефләр белән исемнәрен язарга лаек Шәхесләребез, Шагыйрь, милләтебезнең тамырына төшеп өйрәнгән тарихчы, бөтен мөселман дөньясында танылган прозаик, туры сүзле җәмәгать эшлеклесе, гаделлек өчен көрәшүче Фәүзия апабыз Бәйрәмова, гасырлар төпкеленә төшеп, "Утыз Имәни" не," Сирень" не өйрәнгән, өммәтебезгә җанландырып, икенче гомер биреп кайтарган, филология фәннәре докторы Әнвәр абый Шәрипов, гомерен балаларыбызга, ерак киләчәгебезгә багышлаган, филология фәннәре кандидаты, әдәбиятебезне тирән анализлаган, аңлаган, тойган Лилия апа Хөснетдинова, искиткеч, кабатланмас, канатлы, балалар гына түгел, олылар да яратып, йотылып укырлык, уянырлык , уянгач уйланырлык фикерләр тудырган Рәшит абый Бәшәр ( Мәңге яшәр), Мәйдан журналының баш мөхәррире, талантлы Шагыйрь, сокланып туймаслык хикәяләр, повестьләр иҗат иткән Лилия Фәттахованың, күп бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган, киләчәге безнекеннән күпкә яктырак, һичшиксез яхшырак булачак ( Әмин!) Лилия Гибадуллинаның чыгышы да мине канатландырып, илһамландырып яңа иҗат үрләренә өндәп илһамландырды.Талантлы Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, башка язучыларны халкыбызга танытучы, киң күңелле, олы йөрәкле, күп премияләр иясе Әлфия Ситдиковага, кабатланмас, үзенчәлекле, тормышчан Шагыйрь Сирень Якуповага, "Мәйдан" журналы, "Шәһри Чаллы", Көмеш кыңгырау" коллективына олы рәхмәтемне күндерәм. Тыйнак кына читтә утырган, һәр шигырь юлы романга тиңләшерлек, минем яраткан Шагыйрем Данис абый Хайруллин! Якташларым, олы хөрмәткә лаек Рәиф абый, тормыш иптәше, киң җәмәгатьчелеккә билгеле Шагыйрь Рәзинә Мөхияргә дә, Алабугадан килгән талантлы прозаик, якташым Лира Вәлидигә дә олы рәхмәтем ирешсен! Бөтен татар дөньясын танытырга омтылган, фидакяребез, күп премияләр иясе, иҗаты төрек телләренә дә тәрҗемә ителеп танылу алган, талантлы, Әлфия Ситдикова, беркемне дә кабатламаган, үз юлыннан горур атлаган, баш бирмәгән Сирень Якупова булуы минем иңнәремә олы бәхет-сәгадәт канаты куйды. Марс абый Ягудин, Рәфис абый Сәлимҗанов, Гөлсәрия апа Басырова да булу сөендерде. Безнең башлангычыбыз булган Ләйсән әдәби берләшмәсенә, кайчандыр аның башлангычында торган, алар арасында бихисап күп дусларым булуы да йөрәгемә хуш килде. Хәниф Хөснуллин, Рәзил Вәлиев, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин... Бүгенге көндә Роза ханым Хамидуллина фидакярларча җитәкләве, һичшиксез, һәммәбез өчен олы куаныч! Кичәмдә, мин чиксез, төпсез хөрмәт иткән Сиринә Мәхмүт кызы булуы минем җаныма дәва! Аның белән күптәннән танышмын. Безнең бөтен фикерләр дә туры килә. Һәр чарада да актив катнашкан, үзе җырчы, шагыйрь, биюче Зәбир абый Хәлимов. Аның сеңелкәше, Сириядә яшәгән Ифирабызны алып карыйк. Искиткеч Шагыйрь! (Лилия Гибадуллинаның фикеренә кушылам. Шагыйрьләрне җенескә аеру дөрес үк түгел шикелле...) Якын айларда аның шигырьләрен " Мәйдан" журналында күрербез, Алла боерса!!! Аерым зууур ихтирамым, мәхәббәтем, күп шигырьләремә канат куючы, Әлфия Ситдикованың классик җыры" Язмышлар" белән сәхнәгә аяк баскан Флүрә Талипова-Коләхмәтовага, искиткеч, аның көенә башкаручы, Дания ханым Сибгатуллинага. Бөтен иҗади чараларны таң калырлык югарылыкта алып барган Зөләйхә Минһаҗова. Иҗат кичәмне китапханәдә бик матур, эчтәлекле итеп уздырган Зөлфия Шәкүр кызына һәм Алмазия Шәих кызына олы рәхмәтемне тапшырам. Бәхетле булыгыз, гүзәл кызларыбыз! 5 апрельдә кичәм, искиткеч матур узды. Канәгать булмаган кешем, бармы, кем ул? Үзем... Мин гомер буена үземне кирәкле дәрәҗәдә оештыра алмауда гаеплим. Миңа ниндидер, халыкка кирәкле, асыл фикеремне әйтер өчен күп кенә түгел, бөтен гомерем корбан булган шикелле тоела... Тыйнак кына иҗатымны яраткан бөтен милләттәшләрем алдында чал башымны иям. Хөрмәткә лаек килеш тә, искә алмаган кемнәрдер калса, үпкәләмәгез. Шулай яздым да, авыр сулап куйдым. Иҗатымның чишмә башында торган, күп еллар элек миңа хәер-фатихасын биргән, минем иҗатым хакында "Ак биләүләр моңы"дип аталган саллы мәкалә авторы, халкыбызның сөекле, олуг Шәхесе, Шагыйрь, прозаик, публицист, ялкынлы көрәшче, якташым Айдар ага Хәлимне искә алмый киткәнем өчен соң булса да уң булсын, гафу үтенәм. Югыйсә, аңа багышланган шигырем дә," Аксакал" дигән мәкаләм дә бар. Бәлки, ул авыру сәбәпле иҗат кичәмдә була алмаганга шулай килеп чыккандыр. Хөрмәткә лаек килеш тә исемнәре аталмаган милләттәшләрем берүк ачуланмагыз, үпкәләмәгез! Минем иң-иң изге теләгем: АллаһыТәгалә шәфәгатендә, кодрәтле, тиңсез шәфкатендә сәламәт, бәхетле, иҗатта, хокукыңда, рухи үсешеңдә тәхетле бул газиз өммәтем!!! Әмин!!!