Солых сорап Шушы хакта сөрән сала ак карга — Тереклекнең нигезендә ак, кара… Хәтер-төрән үткәннәрне актара. Орыш, сугыш гомер бакый тынмаган. Гыйбрәт алып кем соң өнен тыңлаган? Кан, яшь койган салкын кылыч дәһшәте, Кешелекнең авызлыксыз вәхшәте Нинди генә җинаятьләр кылмаган. Ут уйнатмый, һәлакәттән котылу Мөмкинлеген таба алмый кешелек. Күк астында җир бүлешү котыра, Зәһәр чәчә рухи тарлык, көнчелек. Башым иям акылымнан оялып, Тумый һаман имин, тыныч Уй-Алып. Бар халыкны яшәтерлек рәхәттә Җир йөзендә юк ул алтын урталык... Өскә чыкса карагруһлар бизмәне Күчәреннән ычкыначак дөньялык. Раббыбызга кем сыена инанып, Ул сәҗдәдә тәүбә итә уянып! …Бу мизгелдә тантаналы куанып, Коръән Кәрим харам иткән дуңгыздай Дәһри* чәчи нәҗесенә буялып... Бер-берсенә буйсынмаган бәйсезлек Ике кодрәт явызлык вә изгелек. Каршылыкның уртасында халыклар Мәҗбүр була тилмерергә изелеп. Буылмачы, син яшәеш өзлегеп! Солых сорап йөрәгемнең түреннән, Бүгенгегә, киләчәккә күренгән Актан да ак чәчәк төшә өзелеп... Дәһри — Аллаһның барлыгына ышанмаучы, атеист. Айрат Суфиянов

Теги других блогов: жизнь стихотворение Солых сорап